Агглютинатив телләр | |
Нинди веб-биттә тасвирланган | glossary.sil.org/term/agglutinative-language |
---|---|
Моның каршысы | флектив тел |
Агглютинатив телләр Викиҗыентыкта |
Агглютинатив телләр (лат. agglutinatio — ябыштыру) — сүз үзгәртүдә агглютинативлык (төрле форматларны «ябыштыру», һәркайсысы бер мәгънә йөртә) өстенлек алган телләр.
Агглютинативлык флективлыкка капма-каршы тора, флектив телләрдә һәр формант бер-берсеннән аерылмас булган берничә мәгънә йөртә (мәсәлән, килеш, зат, сан һ.б.). Агглютинатив телләрдә формантлар бердәм структуралар хасил итми һәм башка формантлар тәэсире астында үзгәреш кичерми.
Сүзләре агглютинатив ысул белән үзгәрмәгән синтетик телләр флектив телләргә керә.
Кайвакыт агглютинативлык төшенчәсен бөтен синтетик телләргә кагылдыралар, бу дөрес түгел. Гомумән, еш кына теге яки бу телдә сүз үзгәртүнең кайсы ысулы өстенлек иткәнен тиз генә ачыклап та булмый. Синтетик телләр, мәсәлән, гомуми алганда флектив булып, агглютинативлык элементларын да йөртергә мөмкин.
Гадәттә агглютинатив телләрдә бер сүздә суффикс/морфемалар күп була. Кагыйдә буларак, искәрмәләр сирәк очрый. Мәсәлән, япон телендә ике генә дөрес булмаган фигыль бар (әммә алар «бераз гына» дөрес түгел), төрек телендә — бер, ә кечуа телендә дөрес булмаган фигыльләр бөтенләй юк.
Төрки телләр, кайбер фин-угыр телләре, монгол, тунгус-маньчжур, корей, япон, грузин, баск, абхаз-адыг, нах-дагстан, бурушаски, дравид телләре, кайбер индеец һәм кайбер Африка телләре, австронезия телләреагглютинатив булып тора. Шумер теле дә агглютинатив булган (борынгы шумерлар теле).
Ясалма телләрнең күпчелеге, шул исәптән корылма телләр (эсперанто, идо), агглютинатив булып тора.
Күп телләр конвергент эволюция шартларында үсә. Агглютинатив телләрнең лективка күчү тенденциясе ихтималлыгы күзаллана, аннары алар синтетик булмаган телләргә күчә, аннары тамыр телләргә әйләнә, тора-бара тагын агглютинативлык әйләнеп кайта, дип фараз ителә. Әмма бу — грамматикада теориясендә һәм гомуми лингвистик процесслар (аеруча сүз азагында апокопа һәм элизия) белән сурәтләнгән фаразлар гына.