Ве́га (Вакыйг, гарәп. النسر الواقع ән-нәср әл-вақый‘ — «төшүче тазкара»; Лира α, Лира альфасы, α Lyr) — Лира йолдызлыгының иң якты йолдызы, күк йөзендә яктырыш буенча бишенче урында тора. Кояштан 25,3 яктылык елы ераклытка урнаша. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары — җәй.
Вега — 0,03m йолдызча зурлыктагы үзгәрмә йолдыз. Ул үз күчәре тирәсендә бик тиз әйләнә. Аның экваторында әйләнә тизлеге 274 км/с тәшкил итә. Йолдыз тирәсендә тузан түгәрәге әйләнә.
Гарәп телендә йолдызның исеме — «төшүче тазкара» белдерә, чөнки борынгы дөньядә Лира йолдызлыгы тибүче каракош яки тазкара кебек сурәтләнгән.
Бу — йолдыз турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |