Гыйлем инкыйлабы, шулай да фәнни революция (XVI-XVII гасырлар) - Аурупада фәннәр, техника, сәнәгать өлкәләрендә, җәмгыять тормышында XVI-XVII гасырларда урын алган кискен алмашынулар, төпле үзгәрешләр чоры. Урта гасыр дини кагыйдәләреннән ваз кичелә, яңа кыйммәтләр системасы төзелә, фән үсеше тизләтелә.
Бу чорга түбәндә китерелгән үзенчәлекләр хас:
Гыйлем инкыйлабын башлап җибәргән төп вакыйга - Н.Коперникның "Күк аралары әйләнү турында" (1543) фәнни хезмәтенең барлыкка килүе. Коперник төп дин кагыйдәләренә каршы чыгып, Җир шарының Кояш тирәли әйләнешен фаразлый.
Коперник идеясен Г.Галилей дәвам итә һәм исбатлый. Галилео Галилей исеме безгә эксперименталь физика, динамика, классик механика фәннәренең нигезен салучы буларак мәгълүм. Ул Аристотельның метафизик карашларына каршы чыга, галәмнең кануннарын колачлау өлкәсендә яңа адымнар ясый. Аның тарафыннан бу җәһәттән яңа техник әспаблар булдырыла. Бу әсбаплар ярдәмендә Галилео Галилей Коперник идеяләрен исбатлау юнәлешендә беренче җитди ачшларын ясый.
Иоһанн Кеплер үзгәрешле зурлыклар математикасын нигезен сала. Планеталарның Кояш тирәли әйләнеше вакытын һәм планеталарның Кояштан ераклыгын чагыштырып, формулалар чыгара. Тихо Браге Коперник һәм Птолемей хезмәтләренә нигезләнеп, үз "гео-гелиоцентристик" идеясен булдыра. Бу эштә аңа яңа үтә төгәл астрономик әмбаплар булдыруы булыша. Исаак Ньютон Коперник идеяләренең юнәлешендә, матдәләрнең тартылышу законын ачып, соңгы адым ясый.
Бу чорның төп үзенчәлеген ике капка-каршы мәгънә йөрткән төшенчә тәшкил итә. Беренчесе - механицизм - галәмдәге барлык күренешләрнең һәм үзгәрешләрнең механика кануннары нигезендә аңлату омтылышы булса, икенчесе - деизм - диннең яңа биеклеккә күтәрелүен исбатлый. Деизм идеяләре буенча, Тәңре, гамәлне төзегәч, аның кечкенә үзгәрешләренә һәм башка күренешләренә катышмый. Бу идеяләрнең дәвамы буларак, Х.Чербери, Томас Гоббс, Дж.Локк, Жан-Жак Руссо, Вольтер, Готфрид Лейбниц, Лессинг, Иммануил Кант фәлсәфи идеяләре барлыкка килә.