Зодиак йолдызлыклары (лат. ζωδιακός — «җәнлек …») — Кояшның йолдызлар арасында күренмә бер еллык хәрәкәте (эклиптика) буйлап урнашкан 12 йолдызлык.
Зодиак йолдызлыкларының хәзерге чикләре эклиптиканың 12 тигез өлешләргә бүлүенә тәңгәл килмиләр. Аларны 1928 елда Халыкара астрономия берлегенең Өченче генераль ассамблеясендә расландылар. Шуңа күрә хәзерге вакытта эклиптика Еланлы йолдызлыгыны кисеп үтә (шулай булса да, гадәттә бу йолдызлык зодиак йолдызлыклары исәбенә керми), ә Кояшның йолдызлыкны үтү вакыты җиде көннән (Гакрәп йолдызлыгы) бер ай ун алты көнгәчә (Сөмбелә йолдызлыгы) була.
Гакрәп һәм Кавәс йолдызлыклары тулысынча Россиянең көньяк өлкәләрендә генә күренә, калганнар — бөтен территориясендә.
Зодиак билгесе | Зодиак йолдызлыгы | IAU чикләре | Кояшның йолдызлыкта булу чоры |
Иң якты йолдызы |
---|---|---|---|---|
Кучкар | Хәмәл йолдызлыгы (лат. Aries) | 19 апрель — 13 май | 25 көн | Хәмәл |
Үгезбозау | Сәвер йолдызлыгы (лат. Taurus) | 14 май — 19 июнь | 37 көн | Әлдәбәран |
Игезәкләр | Җәүза йолдызлыгы (лат. Gemini) | 20 июнь — 20 июль | 31 көн | Поллукс |
Кысла | Саратан йолдызлыгы (лат. Cancer) | 21 июль — 9 август | 20 көн | en:Al Tarf |
Арыслан | Әсәт йолдызлыгы (лат. Leo) | 10 август — 15 сентябрь | 37 көн | Регул |
Кыз | Сөмбелә йолдызлыгы (лат. Virgo) | 16 сентябрь — 30 октябрь | 45 көн | Спика |
Үлчәү | Мизан йолдызлыгы (лат. Libra) | 31 октябрь — 22 ноябрь | 23 көн | Зөбанел-Шимали |
Чаян | Гакрәп йолдызлыгы (лат. Scorpius) | 23 ноябрь — 29 ноябрь | 7 көн | Антарес |
Еланлы (лат. Ophiuchus) | 30 ноябрь — 17 декабрь | 18 көн | Рәэселхәйя | |
Укчы | Кавәс йолдызлыгы (лат. Sagittarius) | 18 декабрь — 18 гыйнвар | 32 көн | Кавәс Җәнүби |
Кәҗәмөгез | Җәди йолдызлыгы (лат. Capricornus) | 19 гыйнвар — 15 февраль | 28 көн | Зәнәбелҗәди |
Сукояр | Дәлү йолдызлыгы (лат. Aquarius) | 16 февраль — 11 март | 24 көн | Сәгыделсогуд |
Балыклар | Хут йолдызлыгы (лат. Pisces) | 12 март — 18 апрель | 38 көн | en:Eta Piscium |
Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут |
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара |