Иммобилайзер

Беренче буынлы иммобилайзерның ачкычы

Иммобилайзер (Иммобилизатор) (ингл. immobiliser — «хәрәкәтсез калдыручы») — урлап китүдән электрон саклану җиһазының бер төре.

Бүгенге көндә күпчелек автомобилләргә җитештерүче иммобилайзер урнаштыра. Җиһаз үзе турыдан-туры моторның сиптергече белән тоташкан. Шуңа күрә, урлау очракларыннан автомобилне ышанычлы саклый.

Иммобилайзерны автомобил иясе генә кабыза яки сүндерә ала. Моның өчен электрон кодлы ачкыч кирәк. Кайбер модельләрдә кодны кулдан җыярга да мөмкин. Машинаны кабызыр алдыннан автомобил хуҗасы ачкычны билгеләнгән урынга куярга тиеш.

Сылтамалар