Кеш | |
Кыскача исем | M. zibellina |
---|---|
Масса | 27,5 ± 0 грамм |
Халыкара фәнни исем | Martes zibellina L., 1758 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Сусар |
Таксонның халык атамасы | Sable, Marta Cibelina, Zibeline, Zobel, 紫貂, fuina cibelina һәм sobolj |
Тәүге атамасы | M. zibellina |
Макималь гомер озынлыгы | 18,4 ел |
Йөклелек чоры | 32,5 ± 3 тәүлек |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган |
Яшәү тирәлеге | урман |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология |
Оя зурлыгы | 3 ± 0,5 |
Кеш Викиҗыентыкта |
Кеш (Martes zibellina) — сусар гаиләлегенә караган көрән төстәге кыйммәтле тиреле ерткыч җәнлек.
Кеш тәне озынлыгы — 56 см кадәр, койрыгы - 20 см. Төрле төсле җәнлек, кара, сары, аксыл да була.
Җитез һәм үз зурлыгына бик көчле ерткыч, сикереп хәрәкәт итә, сикереш ераклыгы - 30-70 см, агачларга яхшы менә. Кеш яхшы ишетә һәм сизә, ләкин начаррак күрә.
Кеш иртән һәм кичен актив. Гадәттә эрбет агачы урманнарында, тау елгалары үрге агымында яши.
Кеш кимерүчеләр, аеруча кыр тычканнарын ашый, еш кына тиеннәр, кошлар, куяннарга аулый. Шулай ук эрбет чикләвеге, миләш, күк җиләк, караҗиләк, нарат җиләге, шомырт, карлыган җимешләрен ашый.
Кеш анасы 3-4 бала таба, йөклелек вакыты - 250-290 көн.
Россия урманнарында очрый, аеруча эрбет урманнарында яши.
Кыйммәтле тиресе сәбәпле махсус фермаларда үстерелә, кеш кәсебе Россиядә урта гасырлардан башланган.
Кеш билгесе төрле туграларда сурәтләнә, аеруча Россия төбәкләрендә таралган.