Киев шәһәрен камап алу | |||
Төп низаг: Татар-монголларның көнбатыш явы | |||
Харита, 1220-1240 | |||
Дата |
1240 елның 9 сентябре - 19 ноябре | ||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Татар-монгол гаскәре җиңә | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Киев шәһәрен камап алу (1240) — татар-монголларның көнбатыш явының (1236-1242) төп вагыйгаларының берсе. Бату хан һәм Сөбедәй батыр җитәкләгән татар-монгол гаскәре Киев шәһәрен 9 көн дәвамында яулап ала (бүтән чыганак буенча камап алу 1240 елның 5 сентябреннән 19 ноябренә кадәр сузыла).
1240-1242 елларда Бату хан һәм Сөбедәй гаскәр башлыгы җитәкчелегендәге икенче яу башлана, аның төп максаты - Даниил Галицкий биләмәләре, Польша һәм Маҗарстанны яулап алу булып тора.
1223 елда Сөбедәй һәм Җәбә батырлар җитәкләгән татар-монгол гаскәре бердәм рус-коман гаскәрен Калка елгасында җиңә, соңрак Киевка таба юнәлә, ләкин барып җитмичә көнчыгышка борыла.
Көнбатыш яу вакытында татар-монгол гаскәре көнчыгыш Россияне яулап ала, 1239-1240 елларда Чернигов кенәзлеген басып алганнан соң Мәңге гаскәре Днепр елгасына барып җитә һәм Киевка илчелекне җибәрә.
Киевлеләр татар-монгол илчелеген үтерә, әлеге вакыйга татарлар өчен зур хурлау булып саналган, элегрәк нәкъ шундый сәбәпләрдән Хәрәзем һәм бөтен Мавараэннәһер басып алынган булган.
Киев кенәзе Михаил Всеволод улы Маҗарстанга китә һәм анда маҗар патшасы Белла 4 белән берек төзергә тырыша, ләкин уңышсыз булып чыга.
Илчелекне үтерү сәбәпле татар-монгол гаскәре 1240 елның 5 сентябрендә Киевне камапышка ала.
5 декабрендә татар-монгол гаскәре Киев шәһәренең диварын берничә урында җимерә һәм калага һөҗүм итеп ала.
Соңрак татар-монгол гаскәре Волынь кенәзлегенә юнәлә, ә Кадан һәм Байдар җитәкләгән гаскәр көнбатыш явын дәвам итә.
Татар-монгол гаскәре җиңгәннән соң Киев шәһәре һәм бөтен Украина Алтын Урдага керә. Украина татар хакимияте астында 1240-1362 еллар дәвамында була. Алтын Урдада чуалыш чорындагы Зәңгәр Су буендагы бәрелештән соң Киев һәм көнбатыш Украина Бөек Литва кенәзлегенә кушыла.