Көрәш клубы (фильм)

Көрәш клубы
ингл. Fight Club
Жанр
Режиссёр Дэвид Финчер
Продюсер

Арт Линсон
Сиан Чаффин

Росс Грэйсон Белл
Сценаричы Джим Улс
Баш ролләрдә Эдвард Нортон

Брэд Питт
Хелена Бонэм Картер
Мит Лоуф

Джаред Лето
Оператор Джефф Кроненвет
Монтажчы Джеймс Хэйгуд
Көйязар The Dust Brothers
Киноширкәт Җитештерү:
Regency Enterprises һәм 20th Century Fox
Дистрибьюция:
20th Century Fox
Нәрсәгә
нигезләнгән
Бойцовский клуб
Озынлык 139 минут
Бюджет 63 000 000 $
Җыемнар 100 853 753 долл.
Ил АКШ
Тел инглиз теле
Дөнья күрү 15 октябрь 1999 (Америка Кушма Штатлары), 11 ноябрь 1999 (Алмания), 10 сентябрь 1999, 10 сентябрь 1999 (Винисә кина фистивәле), 1999,
IMDb ID 0137523
Рәсми сайт(ингл.)

«Көрәш клубы» (ингл. Fight Club) — 1999 елда режиссер Дэвид Финчер тарафыннан өч ел элек чыккан Чак Паланикның шул ук исемдәге романы мотивлары буенча төшерелгән Америка кинофильмы. Төп рольләрне Эдвард Нортон, Брэд Питт һәм Хелена Бонэм Картер башкара. Нортон постиндустриаль куллану җәмгыятендә үз тормышыннан канәгать булмаган исемсез хикәяче ролен башкара. Ул Брэд Питт уйнаган сабын сатучы Тайлер Дёрден белән бергә «Көрәш клубы» яшерен оешмасын оештыра. Башта фильм тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан бик икеле кабул ителә, Төньяк Америка прокатында 37 миллион доллар гына җыя, гәрчә фильмга 63 миллион доллар салынган булса да.

Премьерадан соң 10 ел узгач, The New York Times басмасы Деннис Лимның мәкаләсен бастыра, анда «Көрәш клубы» «мөгаен, безнең заманның культ фильмын билгеләүче» дип атала. Фильм IMDb версиясе буенча иң яхшы егерме фильм арасында һәм башка күп кенә шундый ук рейтингларга керә.

Искәрмәләр

  1. Fight Club (1999): Technical Specifications — 1990.
  2. Fight Club (инглиз теле).
  3. 3,0 3,1 Fight Club (1999): Release Info (инглиз теле).
  4. Fight Club (алман теле).
  5. Dennis Lim (November 6, 2009). ‘Fight Club’ Fight Goes On. 'Movies' at NYTimes.com. The New York Times Company. әлеге чыганактан 2011-08-18 архивланды. 2010-11-15 тикшерелгән.