Лимфома (күздә)

Лимфома
Сурәт
Саклык белгечлеге канбелем һәм Онкология
Дәвалануда кулланыла торган дару Аспарагиназа, метотрексат, митоксантрон, цитарабин, этопозид, иринотекан, thiotepa, Мехлоретамин, doxorubicin hydrochloride, бендамустин, ниволумаб, леналидомид, ритуксимаб, pegfilgrastim, ибрутиниб, эверолимус, иделалиcиб, гемцитабин, брентуксимаб ведотин, дексаметазон, винкристин, преднизолон, доксорубицин һәм прокарбазин
Генетик бәйләнеш HLA-DQB2
ICD-9-CM 202.80, 200.1 һәм 200.0
ICPC 2 идентификаторы B72
NCI Thesaurus идентификаторы C3208, C7065, C3208 һәм C7065
 Лимфома Викиҗыентыкта

Күзнең өстәлмә аппараты лимфомалары барлык экстранодаль лимфомаларның якынча 8% тәшкил итә. Алар лимфопролифератив чирләр колачының бер очында, ә реактив ямансыз лимфоид гиперплазия каршы очында тора.

Лимфома төрен төгәл ачыклау иммуногистохимик ысуллар ярдәмендә шактый яхшырды.

1.   Лимфомаларның классификациясе гомуми гистологик күренешкә (таралган яки төерле) һәм күзәнәк төренә (В-, Т-, НК-күзәнәкләр) нигезләнгән. Хәзерге вакытта WHO-REAL классификациясе кулланыла (лимфомаларның БСО Ауро-Америка яңа классификациясе). Орбиталь шешләрнең күбесе экстранодаль кырыйдагы В-күзәнәк лимфомалары санала, аларның күбесе яшь бизе белән бәйле MALT'тан барлыкка килә (лайла белән бәйле лимфоид тукыма) (рәс. 9.16в).

2.   Күренешләре төгәлсез һәм өлкән яшьтә барлыкка килә.

3.     Билгеләре

•     Урнашуы орбитаның төрле өлешендә була ала, кайвакыт ике яклы (рәс. 6.48б, в).

•     Алда урнашкан шешләрне тотып билгеләп була һәм алар сыгылмалы була ала (рәс. 6.48г).

• Кайвакыт лимфома конъюнктива яки яшь бизе белән чикләнә һәм орбитага тәэсир итми.

4.   Орбитаның лимфоид шешләре булган авыруларның системалы тикшерүенә күкрәк читлеге рентгены, сүлле иммуноглобулиннарның электрофорезы, корсак ярысы арты аралыгы катнашуын ачыклау өчен күкрәк-корсак КТ'сы һәм кирәк булса, җелек пункциясе керә.

5.   Барышы төрле һәм алдан әйтеп булмый. Кайбер авыруларда гистологик яктан яман кебек күренгән шешләр үзләре яки стероидлар кабул иткәч суырылып бетә. Киресенчә, ямансыз лимфоид гиперплазиясе дип саналган ясалу берничә елдан соң лимфоманы барлыкка китерә. Кечкенә лимфопролифератив ясалулар һәм конъюнктива шешләре иң яхшы фаразга ия.

6. Дәвалау. Урынлы барышларда нурлы терапия һәм таралган формаларда химиотерапия.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.