Мәрсин | |
төр. Mersin | |
Рәсми исем | Mersin |
---|---|
Рәсми тел | төрек теле |
Дәүләт | Төркия |
Нәрсәнең башкаласы | Мерсин[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Мерсин[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 1 040 507 (31 декабрь 2022) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 10 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Lataqiä, Оберһаузен, Кусимото һәм Вест-Палм-Бич |
Мәйдан | 15 853 км² |
Рәсми веб-сайт | mersin.bel.tr(төр.) |
Шәһәр халкы | 422 357, 537 842, 86 692, 112 982, 152 236, 216 308 һәм 314 350 |
Авыл халкы | 125 478, 195 818, 57 256, 64 472, 74 319, 86 967 һәм 97 304 |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 76 144 |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Мәрсиндә төшерелгән фильмнар |
Мәрсин Викиҗыентыкта |
Мәрсин (төр. Mersin) — Төркиянең көньяк-көнчыгыш яр ярында (Мәрсин култыгы) урнашкан шәһәр, халкы якынча 850 000 кеше. Мәрсин иленең (провинциясенең) административ үзәге. Кала яр буйларындагы пальмалы бульварлары, парклар, заманча кунакханәләре, сәүдә үзәкләре һәм ирекле сәүдә зонасы белән билгеле.
Безнең эрага кадәр 7 меңенче елларда ук монда кешеләр яши башлаган. Юмүктеле (төр. Yümüktepe) калкулыгында археологик казынулар үткәргәндә инглиз археологы Джон Гарстан 23 катлам барлыгын ачыклый, иң төпкелдәге безнең эрага кадәр 6300 елларда карый. Шәһәр
ныгытмалары безнең эрага кадәр 4500 елларда төзелгән, ләкин төп төзелеш безнең эрага кадәр 3200 һәм 1200 еллар арасына тап килә.
Шәһәрне күп антик авторлар телгә ала. Борынгы Греция чорында ул Зефирион (бор. грек. Ζεφύριον) дип аталган. Борынгы грек географы Страбон башкаласы Тарсус (Ταρσός) булган Киликия өлкәсен телгә ала, ә Мәрсин порты Киликиянең «төп капкасы» була. Константинополь үсешкәч, сәүдә шунда күчә, Мәрсин исә әһәмиятен югалта. Шәһәрнең атамасы латинда (Зефириум), соңрак ул император Адриан хөрмәтенә Адрианополис дигән атама ала. Урта гасырларда шәһәрдә башлыча әрмәннәр яши, һәм ул Киликия Әрмәнстан составына керә. Әрмәннәр шәһәрне «Зепьюр» дип йөртә.
Юумүктелдә табылган кылыч янында Константин X Дука белән Евдокияның бакыр тәңкәләр дә була (1059—1067). Урта гасырлар кылычы Норвегия археологы Ян Петерсен типологиясе буенча H төркеменә карый.
1909 елда Төркия барча Киликиядә, шул исәптән Мәрсин дә, этник чистарту үткәреп, христианнарны кыра. Бу күренеш «Киликия кырылышы» дигән атама белән тарихта кала. Парламент комиссиясенә вакиганы тикшерергә кушыла, аның әгъзасы Акоп Бабин хәбәр итүенчә, 21 000 кеше үтерелгән, алар арасында 19 479 әрмән, 850 сүрия, 422 халдей һәм 250 грек була.
1909 елгы кырылыштан соң Мәрсингә бик күп мөселман күченә, аларга үтерелгән христианнарның торлагын бирәләр. Христианнар саны бик нык кими, 1912 елда әрмәннәр шәһәр халкының 21 процентын гына тәшкил итә. Алар 1915—1921 еллардагы геноцид чорында бөтерелә.
Мәрсин шәһәре дүрт районга бүленә:
Мәрсингә якын аэропорт — халыкара Адана аэропорты (69 км). Тарсус шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 45 километрда яңа Чукурова (төр. Çukurova Bölgesel HavaalanıÇukurova Bölgesel Havaalanı) аэропорты төзелә. Чукурова аэропортын ачу Мерсин белән ышанычлы турыдан-туры һава юллары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шуның нәтиҗәсендә Төркиянең әлеге төбәгендә туристлар санын арттыру планлаштырыла.
Мәрсин белән күрше территорияләр арасында тимер юл һәм автомобиль юллары әйбәт үскән. Тимер юл 1866 елда төзелә һәм башлыча портка мамык ташу өчен хезмәт итә (АКШ-та көньяк белән төньяк штатлар арасында ватандашлар сугышы барганда һәм Көньяк блокадада калганда, Мәрсин мамыгы зур әһәмият ала). Тиз йөрешле автомагистральләр Мәрсинне Төркиянең бөтен провинцияләре белән бәйли.
Мәрсин Төркиянең мөһим портларының берсе санала (Мәрсин порты — төр. Mersin Limani) — 23 тән артык пирс һәм 786 000 м2 мәйданлы порт барлыкка китерә, аның үткәрү сәләте — 3800 судно. Мәрсин порты 100-дән артык халыкара порт белән элемтә тәэмин итә.
Шәһәрдә балыкчылык, нефть, цемент, азык һәм туку сәнәгате алга киткән. Мәрсин төбәгендәге зур порт шәһәрнең икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Мәрсин шәһәре курорт шәһәренә әверелгән, ә берничә ел элек кенә анда чит ил туристларын каршылау мөмкин дә булмый. Хәзер исә туризм шәһәргә дә, төбәккә табыш китергән тармак булып тора.
Ир-атларның — 60 проценты, хатын-кызларның 16 проценты эшле, балаларның үлем күрсәткече — 0,48 процент.
2018 елда шәһәрдән 310 километрда Россия белән бергә Аккую атом электр станциясе төзелеше башланган. Ул Төркияне һәм күрше илләрне электр белән тәэмин итү өчен хезмәт итәчәк. АЭС-ты 2023 ел кертү планлаштырылган.
Мәрсин университеты (Mersin Üniversitesi) эшли, ул 1992 елның 3 июлендә нигезләнгән, 11 факультеттан тора, аларда барлык 100-дән артык профессор эшли һәм 18 мең студент укый. Шәһәрдә шулай ук Әнкара университетының океанография факультеты эшли.
2013 елның июнендә Мәрсин шәһәрендә Урта диңгез уеннары үтә. Чараның рәсми сайты — www.mersin2013.gov.tr.