Никола Пашич | |
---|---|
Туган телдә исем | серб. Никола П. Пашић |
Туган | 6 (18) декабрь 1845 Велики Извор, Сербия кенәзлеге |
Үлгән | 10 декабрь 1926 (81 яшь) Белград, Югославия корольлеге |
Күмү урыны | Яңа зират |
Яшәгән урын | Крагуеватс |
Ватандашлыгы | Сербия кенәзлеге Сербия кыйраллыгы Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы[d] |
Әлма-матер | Эсвичрә федераль технология институты һәм Белград үнивирситите |
Һөнәре | сәясәтче, дипломат |
Сәяси фирка | Милли радикаль фирка |
Никола Пашич (серб. Никола Пашић, Nikola Pašić, 18 декабрь 1845, Заечар, Сербия кенәзлеге—10 декабрь 1926, Белград, Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы) — серб дәүләт эшлеклесе.
Цүрихтагы политехник мәктәбен (1872) бетергән. Вена-Будапешт тимер юлы төзелешендә (1872-1873), Сербия кенәзлеге төзелеш министрлыгында инженер (1873-1875), Сербия милли мәҗлесе депутаты (1875-?), Сербия халык радикаль фиркасе (серб. Народна радикална странка) башлыгы (1881-1926), Тимок күтәрелеше уңышсызлыкка очрагачтын Болгарстанда мөһаҗирлектә (1883-1889), Белград шәһәрбашы (1890-1891, 1987), Сербиянең Рәсәй империясендәге илчесе (1893-1894), элекке Сербия кыйралын үтерү омтылышында гаепләнеп, 5 ел төрмәгә хөкем ителгән; азат ителгән (1899), Сербия кыйраллыгы министрлар шурасы рәисе (премьер-министр, 1891-1892, 1904-1905, 1906-1908, 1909-1911, 1912-1918), Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы министрлар шурасы рәисе (1918, 1921-24, 1924-26).