Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы

Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы
Нигезләнү датасы 25 октябрь 1958
Сурәт
Рәсми исем 宁夏回族自治区
Дәүләт  Кытай
Башкала Иньчуань
Административ-территориаль берәмлек Кытай
Сәгать поясы UTC+08:00
Геомәгълүматлар Data:China/Ningxia.map
Иң югары ноктасы Хэланьшань
Фирка сәркәтибе Лян Яньшунь
Хөкүмәт башлыгы Сянь Хуэй һәм Чжан Юйпу
Канунбирү органы Q106033018?
Халык саны 7 202 654 (2020)
Административ бүленеше Иньчуань, Шицзуйшань, Чжунвэй, Гуюань, Учжун һәм Ningxia State Farm
Номиналь тулаем эчке продукт 392 060 000 000 ¥
Кардәш шәһәр Симане (префектура)
Нәрсә белән чиктәш Эчке Монголия, Шэньси һәм Гәнсу
Алыштырган Нинся
Кулланылган тел Southern Mongolian
Мәйдан 52 188 км²
Рәсми веб-сайт nx.gov.cn
Харита сурәте
Карта
 Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы Викиҗыентыкта

Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы (кыт. 宁夏回族自治区; пиньинь Níngxià Huízú Zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк өлешендәге провинция.

Башкаласы — Инчүән шәһәре.

География

Район Лөсслы платосында урнашкан, Ниңчә террииториясе аша Хуанхэ елгасы ага. Көнчыгышта Шенчи провинциясе белән, көньякта һәм көнбатышта Гәнсу провинциясе белән, төньякта Эчке Монголия мөхтәри районы белән чиктәш.

Халык

1982 1990 2000 2010
3 895 578 4 655 451 5 486 393 6 301 350

Милли состав (2010): кытайлар — 4 086 367 кеше (64,85%), хуэй — 2 173 820 кеше (34,50%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.

Административ бүленеш

Харита # Исем Кытайча
Пиньинь
Халык саны (2010)
Шәһәр бүлгеләре
1 Инчүән 银川市
Yínchuān Shì
1,993,088
2 Шизуйшән 石嘴山市
Shízuǐshān Shì
725,482
3 Вуҗуң 吴忠市
Wúzhōng Shì
1,273,792
4 Җуңвей 中卫市
Zhōngwèi Shì
1,080,832
5 Гуюән 固原市
Gùyuán Shì
1,228,156

Икътисад

Хуҗалыкның төп тармагы — игенчелек. Дөге, бодай, тары, гаолян, мамык, майлы үсемлекләр үстерелә. Терлекчелектә нигездә сарык һәм МЭТ асрала. Радиотехника, электроника, металлургия, тукымачылык һәм азык-төлек сәнәгате эшханәләре бар. Инчүән шәһәре янында ташкүмер һәм аш тозы казып алына. Хуанхэ елгасы — көймәләр йөрешле.

Искәрмәләр