Новороссийск | |
рус. Новороссийск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1838 |
---|---|
Рәсми исем | Новороссийск |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Муниципальное образование город Новороссийск, Черноморская Советская Республика, Черноморский округ, Кара диңгез гөбернәсе һәм Черноморский округ |
Административ-территориаль берәмлек | Муниципальное образование город Новороссийск |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Владимир Ильич Синяговский |
Халык саны | 273 278 (1 гыйнвар 2018) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 10 метр |
Кардәш шәһәр | Вальпараисо, Күстәнҗә, Гейнсвил, Плимут, Ливорно, Gijón/Xixón, Пула, Брест, Варна, Самсун, Сур, Казашко, Гавар, Хант-Манси автоном округы һәм Фәрганә |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 81,1 ± 0,1 км² |
Почта индексы | 353900–353925 |
Рәсми веб-сайт | admnvrsk.ru(рус.) |
Һәйкәлләр исемлеге | Список памятников культурного наследия Новороссийска |
Җирле телефон коды | 8617 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | |
Новороссийск Викиҗыентыкта |
Новороссийск (рус. Новороссийск, адыг. Цӏэмэз) — Россия шәһәре, Краснодар краеның халык саны буенча өченче шәһәр.
Халык саны — 241 788 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 298 068 кеше.
Шәһәр Кара диңгезнең туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы яры 25 километр буйлап сузылган, Краснодардан 136 километр ераклыкта урнашкан. Новороссийск — эре транспорт үзәге. Шәһәрдә Россиянең һәм Кара диңгездә урнашкан иң эре порты урнаша; Краснодар — Новороссийск тимер юлының соңгы пункты, шоссе юллары төене. Россия хәрби-диңгез флотының базасы.
Новороссийск климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача максимум, °C | 6,1 | 5,7 | 8,7 | 14,1 | 19,2 | 23,7 | 27,4 | 27,0 | 22,3 | 17,0 | 11,2 | 7,0 | 15,8 |
Уртача температура, °C | 4,3 | 3,7 | 6,5 | 11,6 | 16,5 | 21,1 | 24,8 | 24,6 | 20,1 | 14,8 | 9,2 | 5,3 | 13,6 |
Уртача минимум, °C | 2,4 | 1,6 | 4,1 | 8,7 | 13,4 | 18,4 | 22,0 | 21,8 | 17,4 | 12,4 | 7,1 | 3,3 | 11,1 |
Явым-төшем нормасы, мм | 93 | 78 | 73 | 65 | 61 | 72 | 54 | 59 | 62 | 75 | 92 | 104 | 888 |
Чыганак: Метеостатистика Краснодарского края |
Новоросийск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Новороссийск 1838 елда Суҗук-Кале исемле төрек ныгытмамсы калдыклары урынында нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз-француз эскадрасы тарафыннан җимереп бетерелә; 1860 елда юкка чыгырыла.
1866 елда торгызыла, шәһәр статусын ала һәм яңа оешкан Кара диңгез округының административ үзәге итеп билгеләнә. 1896 елдан — Кара диңгез губернасының административ үзәге.
Шәһәрнең алдагы үсеше Екатеринодар — Новороссийск тимер юлы (1888 елда төзелә) һәм диңгез порты төзелеше (1896) белән бәйле.
Ватандашлар сугышы вакытында шәһәр каты сугышлар аренасы булып торган.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең өлеше алман-фашист гаскәрләре тарфыннан алынган (сентябрь 1942). 1943 елның 4 февраленә карышы төндә, Станичка бистәсе янында (Новороссийскидан көньяграк) диңгезчеләр десанты төшкән һәм плацдармны алган (соңрак — "Кече Җир", (Малая Земля)). 1943 елның 16 сентябрендә азат ителә.
1973 елда шәһәргә каһарман шәһәр дәрәҗәсе бирелә.
1897 | 1913 | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
16 897 | ~46 000 | ~66 200 | ~95 200 | 93 461 | 132 744 | 159 135 | 185 938 | 232 079 | 241 788 |
Милли состав (2002): руслар — 86,0%, әрмәннәр — 4,3%, украиннар — 3,6%, татарлар — 1,3%.
Новороссийск 5 районга бүленә:
1797—1802 елларда Новороссийск исемен Украинадагы Днепр шәһәре йөрткән.