Пекин Башкала халыкара һава аланы Шоуду һава аланы | ||
---|---|---|
IATA коды: PEK ICAO коды: ZBAA | ||
Мәгълүмат | ||
Ил | Кытай | |
Төбәк | Пекин | |
Тип | граждан | |
Диңгез өстеннән биеклеге: | +35 м | |
Координатлар: | ||
Җирле вакыт | UTC +8 | |
Эш вакыты | тәүлек буе | |
Сәхифә | ||
Очып менү-төшү юллары | ||
Саны | Зурлыгы | Түшәмәсе |
18L/36R | 3800 м | әсфәлт |
18R/36L | 3200 м | әсфәлт |
01/19 | 4551 м | әсфәлт |
Нөфус | ||
Пассажир - әйләнеше(ел) |
77,4 (2011) |
Пекинның Башкала халыкара һава аланы яки Шоуду һава аланы (Кытайча 北京首都國際機場|北京首都国际机场, пиньинь Běijīng Shǒudū Guójì Jīchǎng-Бэйцзин шоуду гоцзи цзичан, ингл. Beijing Capital International Airport, BCIA), tat.lat. Pekin Başqala xalıqara hawa alanı(үле сылтама)) — Кытай һәм Пекин шәһәренең иң зур һава аланы, пассаҗир әйләнеше буйлап дөньяда икенче. Пекин шәһәреннән 20 чакрымда көньяк-көнчыгышрак урнаша.
Шоуду һава аланы - Air China, Hainan Airlines һәм China Southern Airlines ширкәтләренең төп һава лиманы.
Һава аланы тарихы 1958 елда башлана. Шоуду һава аланы - Кытайның беренче һава аланы.
Һава лиманында өч терминал бар.
Шоуду һава аланына авто юлы бара. Һава аланына кадәр Пекин метрополитены белән барып җитеп була. Дунчҗимэнь метро мәүкифе Пекин Олимпиадасына 2008 елда ачыла. Һава лиманына автобус белән барып җитеп була.