Планетезималь яки планета яралгысы (инглизчә planet — планета, infinitesimal — бик кечкенә) — протопланета дискының тузан кисәкчекләреннән торган кечкенә җисемнәр артымы нәтиҗәсендә барлыкка килгән күк җисеме, ул протойолдыз тирәли орбитасында әйләнә.
Бертуктамыйча яңа материал тартып, масса туплап, планетезималь зуррак җисем булдыра. Аның аерым өлешләре үзара тартышып тыгызлана башлыйлар. Планетезиамаль бер мисалы - Лютеция астероиды, аның өске бер километрлы тузан катламы астында тыгыз төше урнашкан.
Тыгызлана торган матдә үзәгендәге температураны арттыра. Арткан температура матдәне эретә һәм протопланета барлыкка килә.
Планетезиамальләр фаразы совет астрономы В. Сафронов тарафыннан тәкъдим ителгән.