Россия халкы —Россия территориясен биләгән халык җыелмасы. 2019 нчы елнын 1 гыйнварындагы "Росстат " исәпләүләре буенча, Россиядә 146 781 095 кеше яши, халык саны буенча бу ил тугызынчы урында.
Халыкның тыгызлыгы — 8,57 кеше/ км2(2019). Халык бер тигез итеп урнашмаган: Россиянең Ауропа өлешендә яшәүчеләр 68,43% , бу территориянең 20,82% тәшкил итә. Росстат мәгълүматлары буенча 2018 нче ел өчен, Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел Буе федераль округларында яшәүче халкы кимегән, ә Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округлары халкы арткан. Шул рәвешле, Россиянең көнбатыш өлешендә халык тыгызлыгы арткан. Россиянең Ауропа өлешендәге халык тыгызлыгы- 27 кеше/км2, ә азия — 3 кеше/км2. Федерациянең субъектлар арасында иң куп тыгыз урнашкан шәһәре Мәскәү — 4626 кеше/км2 гә артык, иң әзе Чукот автономияле округында — 0,07 кеше./км2
Шәһәр халкы — 74%, авыл халкы- 26% тәшкил итә (2018). 2017 нче елның 1 гыйнвар мәгълүматларына караганда,170 шәһәрдә 100 меңнән артык кеше яшәгән. Шулар арасындагы 16 шәһәрдә бер миллионнан артык кеше яши. 1991 елдан башлап 2013 елда Россиядә беренче халыкның табигый артуы күзәтелә, ул 22 700 кеше тәшкил иткән. Башка илләрдән күчеп килә хисабына халык 294 500 кешегә арткан .
Росстатның 2015 нче елгы мәгълүматларына караганда, туучылар санының гомуми коэффициенты 1,777.
2010 нчы елның халык санын алу нәтиҗәләренә караганда,Россиядә 200 дән артык милләт вәкиле яши (этник төркемнәр).Бу фактнын мөһимлеге Россия Конституциясенең кереш өлешендә күрсәтелә.
Бөтен халык санының 81% ын руслар тәшкил итә. Рәсми үлүчеләр саны туучылар саныннан 250-750 мең кеше булса да, соңгы берничә ун ел эчендә бу өлештә үзгәреш юк . Руслар территория буенча тигез утырмаган: Чечняда бөтенхалык санының 2% тан кимрәген , ә Ингушетиядә 0.8% ын гына тәшкил итә. Шулай ук, саны 1 миллионнан артык кеше булган, этник төркемнәрнең 6 группасы бар — татарлар (3,9%),украиннар (1,4%), башкортлар (1,1%),чуашлар (1%), чеченнар (1%), әрмәннәр (0,9%).
Эшкә яраклы кешеләр һәм пенсионерлар саны буенча Россия беренче ун дәуләт исемлегенә кергән. Bloomberg эшлекле информ агентлыгы 178 илне чагыштыру өчен исемлек төзегән. РФ сендә бер пенсионерга 2,4 эшләүче кеше туры килә.
2013 нче елда Тыва җөмһүриятенән Ленинград өлкәсенә кадәр туучылар саны коэффициенты 3,42 дән башлап 1,23 кадәр үзгәреш кичерә.
Руссиядә туучылар саны 1950-2017:
Еллар | Барлык халык | Шәһәр халкы | Авыл халкы |
1950 | 2745997 | 1171250 | 1574747 |
1960 | 2782353 | 1332812 | 1449541 |
1970 | 1903713 | 1205207 | 698506 |
1980 | 2202779 | 1535723 | 667056 |
1990 | 1988858 | 1386247 | 602611 |
1995 | 1363806 | 933460 | 430346 |
2000 | 1266800 | 886908 | 379892 |
2001 | 1311604 | 928642 | 382962 |
2002 | 1396967 | 998056 | 398911 |
2003 | 1477301 | 1050565 | 426736 |
2004 | 1502477 | 1074247 | 428230 |
2005 | 1457376 | 1036870 | 420506 |
2006 | 1479637 | 1044540 | 435097 |
2007 | 1610122 | 1120741 | 489381 |
2008 | 1713947 | 1194820 | 519127 |
2009 | 1761687 | 1237615 | 524072 |
2010 | 1788948 | 1263893 | 525055 |
2011 | 1796629 | 1270047 | 526582 |
2012 | 1902084 | 1355674 | 546410 |
2013 | 1895822 | 1357310 | 538512 |
2014 | 1942683 | 1394860 | 547823 |
2015 | 1940579 | 1455283 | 485296 |
2016 | 1888729 | 1426591 | 462138 |
2017 | 1690307 | 1269527 | 420780 |
Россия. Туучылар санынын суммар коэффициенты, 1960-2017:
Еллар | Барлык халык | Шәһәр халкы | Авыл халкы |
1960-1961 | 2,540 | 2,040 | 3,320 |
1961-1962 | 2,417 | 1,935 | 3,195 |
1962-1963 | 2,311 | 1,847 | 3,098 |
1963-1964 | 2,227 | 1,782 | 3,026 |
1964-1965 | 2,139 | 1,732 | 2,928 |
1965-1966 | 2,125 | 1,728 | 2,974 |
1966-1967 | 2,072 | 1,707 | 2,898 |
1967-1968 | 1,998 | 1,677 | 2,746 |
1968-1969 | 1,975 | 1,696 | 2,627 |
1969-1970 | 1,972 | 1,733 | 2,535 |
1970-1971 | 2,007 | 1,773 | 2,588 |
1971-1972 | 2,053 | 1,825 | 2,656 |
1972-1973 | 2,023 | 1,800 | 2,660 |
1973-1974 | 2,000 | 1,770 | 2,704 |
1974-1975 | 1,993 | 1,757 | 2,764 |
1975-1976 | 1,969 | 1,734 | 2,779 |
1976-1977 | 1,967 | 1,737 | 2,773 |
1977-1978 | 1,938 | 1,717 | 2,734 |
1978-1979 | 1,902 | 1,714 | 2,497 |
1979-1980 | 1,888 | 1,698 | 2,504 |
1980-1981 | 1,895 | 1,700 | 2,562 |
1981-1982 | 1,951 | 1,739 | 2,758 |
1982-1983 | 2,047 | 1,820 | 2,910 |
1983-1984 | 2,083 | 1,850 | 2,988 |
1984-1985 | 2,057 | 1,826 | 2,936 |
1985-1986 | 2,111 | 1,874 | 3,003 |
1986-1987 | 2,194 | 1,947 | 3,162 |
1988 | 2,130 | 1,896 | 3,057 |
1989 | 2,007 | 1,826 | 2,630 |
1990 | 1,892 | 1,698 | 2,600 |
1991 | 1,732 | 1,531 | 2,447 |
1992 | 1,547 | 1,351 | 2,219 |
1993 | 1,360 | 1,195 | 1,913 |
1994 | 1,385 | 1,234 | 1,884 |
1995 | 1,337 | 1,193 | 1,813 |
1996 | 1,270 | 1,140 | 1,705 |
1997 | 1,212 | 1,094 | 1,603 |
1998 | 1,232 | 1,109 | 1,643 |
1999 | 1,157 | 1,045 | 1,534 |
2000 | 1,195 | 1,089 | 1,554 |
2001 | 1,223 | 1,124 | 1,564 |
2002 | 1,286 | 1,189 | 1,633 |
2003 | 1,319 | 1,223 | 1,666 |
2004 | 1,344 | 1,253 | 1,654 |
2005 | 1,294 | 1,207 | 1,576 |
2006 | 1,305 | 1,210 | 1,601 |
2007 | 1,416 | 1,294 | 1,798 |
2008 | 1,502 | 1,372 | 1,912 |
2009 | 1,542 | 1,415 | 1,941 |
2010 | 1,567 | 1,439 | 1,983 |
2011 | 1,582 | 1,442 | 2,056 |
2012 | 1,691 | 1,541 | 2,215 |
2013 | 1,707 | 1,551 | 2,264 |
2014 | 1,750 | 1,588 | 2,318 |
2015 | 1,777 | 1,678 | 2,111 |
2016 | 1,760 | 1,671 | 2,060 |
2017 | 1,621 | 1,527 | 1,923 |
Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә. Бу калып мәкаләдә/бүлектә күрсәтелгән җитешсезлекләрне мәкаләләр язу кагыйдәләре таләпләре буенча төзәтү зарур.
Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен карагыз. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз.
|