Тау вәгазе

Тау вәгазе, (Карл Блох, 1890)

Тау вәгазе - Гайсә Мәсихнең тау башында 30 елда сөйләгән нәсыйхәт сүзләренең җыелмасы. Тау вагәзендә Мәсихнең әхлакый тәгълиматы тасвирланган. Вәгазь турында Маттай Инҗилендә хәбәр ителә.

Тау вәгазендә Гайсә Мәсих тәгълиматының төп нигезләре китерелә. Җыелма эченә соңрак киң таралган әхлакый кагыйдәләр һәм принциплар керә. Шулай ук, Күктәге Атабыз догасы да бу вәгазь кысаларында беренче тапкыр яңгыраган.

Кайбер өземтәләр

Чын бәхет

"Гайсә аларны өйрәтә башлады һәм әйтте:

  • Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
  • Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки Ходай аларны юатыр.
  • Юашлар бәхетле,чөнки Ходай аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер.
  • Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Ходай аларның ул теләген үтәр.
  • Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер.
  • Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Ходайны күрерләр.
  • Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки Ходай аларны Үзенең балалары дип атар.
  • Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
  • Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле.
  • Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак. Чөнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр.

Тоз һәм яктылык

  • Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен югалтса, аңа ничек тәм кертерсең? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә дә яраклы булмас.
  • Сез – дөнья өчен яктылык. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас.

Дошманнарыгызны яратыгыз

  • Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз.
  • Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар."

Әдәбият