Уксибәр (рус. пулемёт) — төркем яки шәхси укчы автоматик ярдәм коралы, төрле җирөсте, суөсте һәм һава тәмекләрне (цельләрне) пуля белән тидерү өчен билгеләнгән. Хәрәкәтнең автоматлылыгына, гадәттә, китүче газларның энергиясен файдалану юлы белән, кайвакытларда — көпшәнең кайтару энергиясен файдалану юлы белән ирешәләр.
Башка тәңгәл калибрлы укчы корал төрләреннән уксибәр зуррак ату ераклыгы һәм атуның озынлыгы белән аерыла (бер минутка 500—1200 ату).
Уксибәрдән ату терәгечтән яки станоктан, кыска (10 атуга кадәр), озын (30 атуга кадәр) чиратлар белән яки бертуктаусыз алып барыла ала. Шулай ук уксибәрләрне төрле авиатехникага, корычланган техникага, корабларга йә автомобилләргә корал буларак урнаштырып куялар.
Заманча кул һәм бердәм уксибәрләрнең төзәү ераклыгы ачык төзәгеч белән якынча километрны, оптик төзәгеч белән якынча ике километрны тәшкилә итә.
Бу — техника турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|
Бу — Хәрби техника турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |