Фтириаз | |
Саклык белгечлеге | инфектология |
---|---|
ICD-9-CM | 132.2 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C35777 |
Фтириаз Викиҗыентыкта |
Гадәттә касык бетләренең Phthirus pubis урнашуы — касык чәчләре (рәс. 4. 43a). Йоктырган кеше бетләрне башка чәчле урыннарга күчерә ала: күкрәк, култык асты яки кабаклар. Кабаклар бетләү (фтириаз), бетләрнең керфекләрдә җыелу гадәттә җитәрлек булмаган гигиена шартларында яшәүче балаларда була.
1. Симптомнар. Кабакларның хроник ярсытуы һәм кычыту.
2. Билгеләре
• Бетләр керфекләргә тырнак ярдәмендә ябышып тора (рәс. 4. 43б)
. • Серкәләр һәм аларның буш тышчалары керфек тамыры янында беркетелгән оваль сыман, көрән төстәге, "энҗе" кебек ялтыраучы була (рәс. 4. 43в).
• Конъюнктивит сирәк очрый.
1. Бетләрне һәм зарарланган керфекләрне эскәк белән механик алып ату.
2. Керфекләргә һәм кабакларга 2 тапкыр көнгә 10 көн дәвамында 1% сары терекөмешле май яки нефтьле желе аппликациясе.
3. Рецидивны кисәтү өчен авыруны, аның гаиләсен, киемен һәм урын-җир керен антипедикулез эшкәртү.
NB 30% авыруларның касык бетләрен йоктыру җенси юл белән була
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел