Херсон өлкәсе

Херсон өлкәсе
укр. Херсонська область
Байрак
Нигезләнү датасы 30 март 1944
Рәсми исем Херсонська область
Кыскача исем Херсонська область
Рәсми тел украин теле
Дәүләт  Украина
 Россия
Башкала Херсон
Административ-территориаль берәмлек Украина
Сәгать поясы UTC+02:00 һәм UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Кара диңгез һәм Азак диңгезе
Геомәгълүматлар Data:Ukraine/Kherson.map
Хөкүмәт башлыгы Лагута, Геннадий Николаевич
Халык саны 1 001 598 (1 гыйнвар 2022)
Административ бүленеше Херсонский городской совет
Нәрсә белән чиктәш Николаев өлкәсе, Днепропетровск өлкәсе, Запорожье өлкәсе һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте
Мәйдан 28 461 км²
Рәсми веб-сайт khoda.gov.ua
Харита сурәте
Позиционная карта
Феноменның икътисады economy of Kherson Oblast
Номер тамгасы коды BT
Монда җирләнгәннәр төркеме
Объектның күренешләре өчен төркем
Карта
 Херсон өлкәсе Викиҗыентыкта

Херсон өлкәсе (укр. Херсонська область) — Украина cоставына керүче өлкә. 2022 елның февраль ахырыннан МХО нәтиҗәсендә зур өлеше Россия контроле астында. 2022 ел сентябрендә үткәрелгән референдум нигезендә РФ эченә керә, ләкин шуны күпчелек дөнья илләре танымый.

Административ үзәге — Херсон шәһәре.

Җәгъpафия

Өлкә Украинаның көньягында Кара диңгез буе түбәнлегендә урнашкан. Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре тарфыннан юыла.

Климат — уртача континенталь. Гыйнварның уртча температурасы 3°…5°С, июльнеке +21,5°…+23,5°. Җәй эссе һәм коры. Вегетация дәвере 215— 230 көн. Еллык явым 300–400 ммны тәшкил итә. Төп елгалар: Днепр, аның уң кушылдыгы — Ингулец. Туфрагы төньякта аз черемәле каратуфрак, куе каштан туфраклар, диңгез яр буенда каштан, тозлак туфраклар. Өлкәдә Аскания-Нова, Кара диңгез тыюлыклары бар.

Халык

1959 1970 1979 1989 2001
824 167 1 029 988 1 163 435 1 239 969 1 172 689

Милли cастaф (2001): украиннар — 82,0%, руслар — 14,0%.

Административ бүленеш

Херсон өлкәсе 18 районга һәм 3 өлкә буйсынуындагы шәһәренә бүленә.

Моны да карагыз

Искәрмәләр