Цилиндр - юнәлдерүчесе йомык булган цилиндрик өслек һәм цилиндрның нигезләре булып торучы ике параллель яссылык белән чикләнгән геометрик җисем.
Цилиндрның биеклеге – нигезләр арасы.
Әгәр цилиндрның төзүчеләре нигезгә перпендикуляр булса, цилиндрны туры дип атыйлар. Әгәр цилиндрның нигезендә түгәрәк ятса, цилиндрны түгәрәк дип атыйлар.
Тигезъяклы цилиндр – биеклеге нигез диаметрына тигез булган цилиндр (h = 2R). Тигезъяклы цилиндрның күчәрле кисеме – квадрат.