Чон Джонгук | |
---|---|
Туган | 1 сентябрь 1997 (26 яшь) Пусан, Көньяк Корея |
Ватандашлыгы | Көньяк Корея |
Әлма-матер | School of Performing Arts Seoul һәм Global Cyber University |
Һөнәре | җырчы, музыка продюсеры, җырлар автыры, композитор |
Чон Джонгук (кор. 전정국: 1997 елның 1 сентябре) — Көньяк Корея җырчысы, җырлар авторы һәм музыкаль продюсер. BTS төркеменең баш вокалисты. Корея тавыш яздыру компанияләре ассоциациясе (KOMCA) мәгълүматларына караганда, Джонгук төркем дискографиясендә алты җыр авторы булып тора.
Чон Джонгук 1997 елның 1 сентябрендә Көньяк Кореяның Пусан шәһәрендә туган. Ул гаиләдә икенче бала, аның абыйсы бар. Пэкян башлангыч мәктәбенә һәм Пусанда урта мәктәпкә йөри, соңрак Сеулдагы урта мәктәпкә күчә. Башта Джонгук бадминтонда профессиональ уенчы булырга хыялланган, ләкин G-Dragon «Heartbreaker» чыгышын караганнан соң, профессиональ җырчы карьерасы белән кызыксына.
2011 елда Чон Тегуда узган «Суперстар К» талантлар тамашасы кастингына бара, һәм финал сайлап алуын узмауга карамастан, җиде музыкаль компаниядән тәкъдимнәр ала, ахыр чиктә, RM’а чыгышын күргәч, Big Hit Entertainment ны сайлап ала. Шул ук елның июнь аенда Джонгук Джо Квонның «I’m Da One» клипында катнаша һәм GLAM хатын-кызлар төркемендә бии.
2017 елның февралендә Джонгук югары сәнгать мәктәбен тәмамлый.
2013 елның 13 июнендә Джонгук BTS төркеменең дүрт вокалчысының берсе, саб-рэпер, төркемнең иң кечкенә катнашучысы һәм йөзе буларак дебют ясый. Төркемдә ул ике җыр — «Begin» һәм «Euphoria» композицияләрен чыгара. «Begin» 2016 елның октябрендә чыгарылган һәм Wings студия альбомының икенчесенә кергән. Җыр тексты Джонгукның Сеулга күчүе һәм төркемдәшләре белән очрашу турында сөйли. «Euphoria» Love Yourself 結 'Answer' өчен фьюче-бейс жанрында язылган, Канада DJ Swivel диджее продюсер булган. Башта җыр «Euphoria: Theme of Love Yourself 起 Wonder» мини-фильмының төп темасы була. Җыр «кайнар йөзлек»тән читтә 105 урында дебют ясый һәм 13 атна дәвамында Gaon цифрлы чартында була.
2018 елның октябрендә төркемнең башка катнашучылар белән бергә Корея Республикасы Президентыннан «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» орден ала.
2015 елның сентябрендә Джонгук «Бердәм хыял, бердәм Корея» кампаниясендә катнаша һәм Корея сугышы истәлегенә берничә Корея артисты язган шул исемдәге җырны башкаручыларның берсе була. Беренче тапкыр җыр шул ук елның 15 октябрендә концертта тәкъдим ителә.
Чон Джастин Бибер, Адам Левин, Тори Келли, Трой Сиван, Zion.T Рой Ким, Ли Хай кебек популяр башкаручылар җырларына каверлар язуы белән билгеле.
2016 елда ул «Чәчәк командасы» һәм «Йолдызлар бромансы» тамашаларында катнаша. Ул шулай ук «Битлектә иң яхшы җырчы» тапшыруында 71 һәм 72 эпизодта пәйда була. KBS Song Festival Джонгук 1997 елда туган башка идоллар белән «I’m Butterfly» җырын башкара. 2018 елда, BTS камбэк-шоуга әзерлек вакытында Mnet телеканалы аңа проектның продюсерларының берсе вазыйфасын тәкъдим итә. Шул ук елның 6 ноябрендә ул Чарли Пут белән бергә MBC Plus X Genie Music Awards та чыгыш ясый, анда «We Don’t Talk Anymore» җырын башкара.
2019 елда Джонгук Кореяның Гэллап институты версиясе буенча тамашачыларның иң яраткан өченче айдолы була. Ул бу исемлектә беренче тапкыр 2016 елда барлыкка килә һәм егерменче урында урнаша, ә аннары 2017 һәм 2018 елларда унҗиде һәм сигезенче урыннарны ала.
2018 елда Джонгук ун атна дәвамында Hi China журналы рейтингында беренчелекне саклап кала. Октябрь аенда ул V Live трансляциясен уздыра һәм бөтен дөнья буенча 3,7 миллионнан артык тамашачы җыя, бу сервис тарихында рекорд була. Декабрь аенда Джонгук Твиттерда тавыш яздыру студиясеннән видео чыгара һәм твит Кореяда бер ел эчендә иң күп җибәрелә торган видео була. Шул ук елны ул Корея тамашачылары иң яраткан идоллары исемлегенә шактый күтәрелә һәм сигезенче урынны ала.
2019 елның гыйнварында Джонгук төркемнең рәсми фан-кафесында Downy фирмасының кием өчен кондиционер куллану турындагы постны бастыра (Россиядә, Япониядә һәм Аурупада ул Lenor буларак билгеле). Бу компания акцияләренең 11% ка артуына һәм товарның ике айлык бөтен запасы шул вакытта ук сатып алынуына китергән.