Вепслар | |
гомуми сан |
6400 |
---|---|
яшәү җире |
Россия Федерациясе: |
Теле | |
Дине |
нигездә православие |
Кардәш халыклары: | |
Вепслар Викиҗыентыкта |
Ве́псы (вепс. vepsläižed; искергән — чудь) — Карелиядә, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүче аз санлы фин-угыр халкы. 2006 елның апрелендә Россиянең Төньягында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышында яшәүче төп аз санлы халыклар исемлегенә кертелә.
Үзатамалары — vepsä, bepsä, vepsläižed, bepsaažed, lüdinikad. 1917 елга кадәр вепслар рәсми рәвештә чудь дип аталып йөртеләләр. «Вепслар» этнонимы инде хәзерге заманда кулланыла башлый.
Вепсларның өч этнографик төркеме аерыла:
Бүгенге көндә тарихчыларда вепс этносының килеп чыгышы (генезисы) турында төгәл мәгълүмат юк. Галимнәрнең фаразлары буенча вепслар башка Балтыйк буе халыкларының формалашуы белән бәйле һәм, мөгаен, алардан б.э. 1нче меңьеллыгының икенче яртысында аерылып чыкканнар.
Вепслар беренче тапкыр б.э. VI гасырында искә алына дип исәпләнә (остгот тарихчысы Иордан вас кабиләсе турында яза). Ибне Фадлан (X гасыр) вису кабиләсе турында яза. Рус елъязмалары, мөгаен, шушы ук халыкны XI гасырдан башлап весь дип атап йөртә башлый. Башка рус чыганаклары аларны нигездә чудь дип атап яза.
Традицион тораклары һәм материаль мәдәнияләре төньяк русларныкына бик якын.
XI—XII гасырларда вепслар арасында православие тарала, ләкин җирле ышанулар озак сакланып килә, мәсәлән йорт иясенә (pert'ižand) ышанулар, чирлеләр өшкерүче (noid) янына йөргәннәр.
Карелия Җөмһүрияте:
Петрозаводск шәһәре 2698
Шёлтозеро авылы 385
Рыбрека авылы 322
Кварцитный бистәсе 183
Кондопога шәһәре 155
Шокша авылы 119
Ленинградская өлкәсе:
Винницы авылы 309
Подпорожье шәһәре 118
Курба бистәсе 111
Лукинская авылы 101
Санкт-Петербург:
Санкт-Петербург шәһәре 318