Байрак
| |
Шигарь | Travel in Slovakia - Good idea |
---|---|
Башкала | Братислава |
Халык саны | 5 449 270 (1 гыйнвар 2021, Җанисәп, 2 665 376, 2 783 894) |
Нигезләнгән | 1 гыйнвар 1993 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
Рәсми тел | словак теле |
География | |
Мәйдан | 49,035 км² |
Координатлар | 49°N 20°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Зузана Чапутова |
Хөкүмәт башлыгы | Петер Пеллегрини |
Икътисад | |
ТЭП | 118 657 миллион US$ (2021), 115 469 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Туу күрсәткече | 1.34 (2014) |
КПҮИ | 0.848 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 76.56341 ел (2015, 2016) |
Джини коэффициенты | 23.2 (2019) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +421 |
ISO 3166-1 коды | SK |
ХОК коды | SVK |
Интернет домены | .sk |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Словакия Җөмһүрияте (словакча Slovensko һәм Slovenská republika) – Үзәк Европaда урнашкан, диңгезгә чыкмаган дәүләт. Башкаласы — Братислава шәһәре. Төньяк-көнбатышта Чехᴎя белән, төньякта Πольша белән, көнчыгышта Украина белән, көньякта Маҗарстан белән, ә көньяк-көнбатышта исә Австрия белән чиктәш.
2004 елдан Словакия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Европa Союзына керә.
Словакиянең территориясы 49 000 дүрткел километр (19 000 дүрткел милә) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славән телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.
Славәннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Венгрия Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Сәвит иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.
Словакия Конституциясе дин тоту иреген гарантияли. Күрше Чихᴎя белән чагыштырганда, Словакия шактый дини ил (халыкның 77% ы). Ил халкының 13,7 % ы үзләрен атеист (агностик) дип саный.
Словакиядә төп дин — христианлык. Дин тотучыларның күбесе (62 %) — католиклар. Шулай ук грекокатоликлар да бар (4,1 %). Тарафдарлары саны буенча икенче дини төркем — протестантлар (10,8 %), лүтераннар (нигездә, словаклар) һәм реформатлар (нигездә, маҗарлар). Православие (0,9 %), нигездә, руслар арасында илнең төньяк-көнчыгышында таралган. Словакиядә 50 000 православие дине вәкиле яши һәм 125 гыйбадәтханә һәм 105 православие мәхәлләсе урнашкан.
Ил халкының 1,1 % ы башка конфессияләргә карый. Сугышка хәтле булган 120 000 яһүдтән 2 300 е калган.
Словакиядә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Шуңа күрә илдә бер генә рәсми ачылган мәчет тә юк.