Анастас Микоян | |
---|---|
Туган телдә исем | әрм. Անաստաս Հովհաննեսի Միկոյան |
Туган | 25 ноябрь 1895 Санвин, Тифлис губернасы, Рәсәй империясе |
Үлгән | 21 октябрь 1978 (82 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Күмү урыны | Новодевичье зираты |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Нерсисән мәктәбе һәм Геворкян теология семинариясе |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, партийный организатор, инкыйлабчы, язучы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Степан Микоян, Алексей Микоян, Серго Микоян, Владимир Микоян һәм Вано Анастасович Микоян |
Кардәшләр | Артём Микоян |
Анастас Иван (Һованес) улы Микоян (әрм. Անաստաս Հովհաննեսի Միկոյան, Анастас Һовһаннеси Микойан; 13 (25) ноябрь 1895, Санаин саласы, Борчалы өязе, Тифлис губернасы (Аллабирде ш., Лори өлкәсе, Әрмәнстан) — 21 октябрь 1978, Мәскәү) — Рәсәй инкыйлабчысы, ССРБ дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1943).
Балта өстасы гаиләсендә туган. Әрмән милләтеннән. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тифлис рухани академиясенә укырга керә. Беренче бөтендөнья сугышы башлагачтын, әрмән дружинасына язылып фронтка китә. 1915 тә, маләрия белән авыруы сәбәпле, Тифлиска кире кайта һәм РСДЭ(б)Фка кушыла.
Совет заманында халыкта Анастас Микоян турында мондый шаяртулы әйтем йөри иде: "Яшәде Ильичтан Ильичка, бирешми инфаркт-параличка". Аның Лениннан алып Брежнев заманына кадәр хакимияттә булуына ишарә.
БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ ЮШ депутаты (1-8 чакырылышлары). Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.