Кашкай теле | |
Үзисем: |
фарсы: قشقایی |
---|---|
Илләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
~900 000 кеше (2015) |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
Кашкай теле яки кашкай диалекты (фарсы: قشقایی, Kashkai, Qashqa’i, Qashqay) — Иранның Фарс останында яшәүче төрки халык — кашкайларның теле. Кашкайларның саны 0,9 – 1,7 млн тирәсе. Кайбер галимнәр (мәсәлән, рус галиме Н.А. Баскаков, алман галиме Герһард Дёрфер һ.б.ш.) кашкай телен мөстәкыйль тел итеп түгел, азәрбайҗан теленең бер диалекты итеп карый. Кашкайлар территориаль яктан азәрбайҗаннардан еракта яшәп, телләрен изоляциядә үстергәннәр; кашкайларның һәрберсе, икенче тел буларак, фарсы телен белә. Язуда кашкайлар гарәп әлифбасын куллана.
1982 елда Иранда узган халык саны алу мәгълүматлары буенча илдә 200 мең кашкай исәпкә алынган.
1997 елда узган халык исәбен алу вакытында 1,5 млн кешенең кашкай телендә аралаша алу ихтималы фаразлана.
2015 елгы бәя буенча кашкай телендә сөйләшүчеләр саны — 900 мең.