Парсек (параллакс һәм секунда сүзләреннән ясалган кыскартма) — астрономиядә кулланыла торган аралык үлчәү берәмлеге.
Парсек — объектның еллык тригонометрик параллаксының бер почмакча секундына туры килүче ераклыкка тигез.
Ягъни парсек — күрү нурына перпендикуляр булган бер астрономик берәмлекле кисемтә бер почмакча секунда 1″ почмагында күренә торган аралык, димәк:
Шулай ук килопарсек (кпк, kpc), мегапарсек (Мпк, Mpc), гигапарсек (Гпк, Gpc) берәмлекләре кулланыла.
Россия Федерациясендә парсек астрономиядә системадан тышкы берәмлек буларак кулланырга мөмкин.