Поляк теле | |
Үзисем: |
język polski |
---|---|
Илләр: |
Польша, АКШ, Алмания, Украина, Белорусия, Литва, Канада, Исраил, Россия, Казакъстан, Латвия, Бразилия, Австрия, Словакия, Чехия, Маҗарстан, Австралия, Румыния, Азәрбайҗан, Эстония, Финляндия һ. б. |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
Поляк тел шурасы |
Сөйләшүчеләр саны: |
якынча 50 млн |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
пол 540 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Поляк теле яки ләх теле (język polski, polszczyzna) — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.
Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986). Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә.
Поляк теле — Польшаның дәүләт теле. Польшада якынча 38 млн кеше яши, аларның 97,8 %-ы өйдә поляк телендә аралашуын әйтәләр. 2004 елдан илдә поляк теленнән чит тел буларак имтиханны 3 дәрәҗәдә тапшырып була: башлангыч (B1), урта (B2) һәм алга киткән (C2). Итиханнарны «Поляк телен чит тел буларак белүне раслый торган Дәүләт комиссиясе» үткәрә.
Польшадан тыш поляк телендә сөйләшүчеләр дә күп. Аның белән чиктәш илләрдә милли азчылыклар бар: Украина, Белорусия, Литва, Словакия һәм Чехия. Поляк телле эмигрантлары күпләп Алмания, Франция, Бөекбритания, АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Австралия, Исраилдә яши.
Поляк теле диалектлары:
Поляк теле латин язуына нигезләнә.
Поляк теленең әлифбасы 32 хәрефтән гыйбарәт: A, Ą, B, C, Ć, D, E, Ę, F, G, H, I, J, K, L, Ł, M, N, Ń, O, Ó, P, R, S, Ś, T, U, W, Y, Z, Ź, Ż.
Хәреф | Исем | Хәреф | Исем | Хәреф | Исем | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
A | a | a | а | J | j | jot | йот | S | s | es | эс | ||
Ą | ą | ą | он (ѫ) | K | k | ka | ка | Ś | ś | eś | эшь | ||
B | b | be | бэ | L | l | el | эль | T | t | te | тэ | ||
C | c | ce | цэ | Ł | ł | eł | эл/эу | U | u | u | у | ||
Ć | ć | cie | че | M | m | em | эм | (V | v) | ve | вэ | ||
D | d | de | дэ | N | n | en | эн | W | w | wu | ву | ||
E | e | e | э | Ń | ń | eń | энь | (X | x) | iks | экс | ||
Ę | ę | ę | эн (ѧ) | O | o | o | о | Y | y | igrek | игрэ́к | ||
F | f | ef | эф | Ó | ó | o kreskowane | о крэскова́нэ | Z | z | zet | зэт | ||
G | g | gie | ге | P | p | pe | пэ | Ź | ź | ziet | жет | ||
H | h | ha | ха | (Q | q) | ku | ку | Ż | ż | żet | жэт | ||
I | i | i | и | R | r | er | эр |
Поляк телендә 8 сузык аваз, 22 тартык аваз һәм 2 ярымсузык аваз (j һәм ł) бар.